Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Г.И.Чурсина, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законны популярлаштыру, аларны хокук белемнәренә һәм, кулланучы буларак, үзләрен дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү максатыннан чыгып, Мәскәү районының 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.
Балаларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар: “Кулланучылар хокукларын яклау турында”07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” аңлатылды.
Законның сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру шартларына кагылышлы төп нигезләмәләре, товарларны сайлау кагыйдәләре, азык-төлек товарлары этикеткасында җитештерүчесе, составы, гарантия сроклары, яраклылык сроклары турында мәгълүматларга карата таләпләр тәфсилләп яктыртылды.
Моннан тыш балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча укучылар арасында республика күләмендә ел саен үткәрелә торган олимпиада турында сөйләп үтелде һәм киләсе елда анда катнашырга тәкъдим ителде.
Чара ахырында мәктәп укучыларына «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган башка басма продукция таратылды.