Тырышлыгына күрә бүләге!

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 22 ноябрендә Актаныш муниципаль районында 2017 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Алмаз улы Ильясов олимпиада кунакларын һәм финалга чыгучыларны кабул итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Г.Т.Вафина олимпиада призерларын котлап чыгыш ясады.

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган республика олимпиадасында катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Үсеп килүче буын – белемле һәм кызыксынучан. Актаныш муниципаль районы укучылары инде менә өч ел дәвамында призлы урыннар алып, югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Алдагы тормышыгызда нык сәламәтлек һәм зур уңышларга ирешүегезне телим”, - диде Гөлшат Тависовна.

Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9А сыйныф укучысы Ахунова Алия Флүс кызы “Куллану белеме нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен” номинациясендә җиңгән өчен Мактау грамотасы, смартфон һәм «В реликвиях душа Тукая» дигән китап белән бүләкләнде.

“Куллану законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен” номинациясендә җиңгән Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиясе 10А сыйныфы укучысы Нуртдинов Данир Илсөяр улы  шулай ук Мактау грамотасы, смартфон, Л.Шәехнең   «Последняя капля слезы» китабы белән бүләкләнде.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.З.Могътаҗирова һәм М.М.Абдуллина укучыларны олимпиадага югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов имзалаган Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тантанада тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.З.Могътаҗирова җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында олимпиаданы оештыручылар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшен югары бәяләп, жюриның компетентлыгын, конкурста катнашучыларның белем дәрәҗәсен гадел бәяләвен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International