Утар-Аты авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Утар-Аты авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырды. Анда авыл җирлеге һәм Утар-Аты күп функцияле үзәге офисы хезмәткәрләре катнашты.

Чара гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, үз хокукларыңны яклау ысулларын белгән хәлдә көндәлек тормышта кулланучылар хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең ни рәвешле яклануын күрсәтү максатыннан үткәрелде.

Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Куллану базары өлкәсендә гамәлдәге законның төп нормалары аңлатылды. Кәрәзле телефоннар, мебель, кием-салым, азык-төлек сатып алу, дару бәяләре һәм сыйфаты кебек куллану базарының төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтүдә һәм эшләр башкаруда теге яки бу кимчелекләрне ачыклауга бәйле сораулар килеп туганда Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуы аңлатылды.

Чарада катнашучылар игътибарына “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы, соңгы вакытларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә  ризыкларга дегустацияләр үткәрү нәтиҗәләре турында ирештерелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International