Очрашуга Менделеев муниципаль районы нотариусы (ул шулай ук – Менделеев муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил), Менделеев шәһәрендә Адвокатлар конторасы адвокаты Александр Власов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты Эльмира Досманова катнашты.
Балаларга РФ гражданинының төп хокуклары һәм бурычлары, хакимиятнең өч төре –законнар чыгару, суд, башкарма хакимиятләр, мираска хокуклар, мәктәп укучыларының җәмәгать урыннарында үзләрен тәртипле тотарга тиешлеге, тәмәке һәм хәмернең зыяны, юлларда иминлек кагыйдәләрен үтәү, шулай ук кулланучыларның төп хокуклары турында сөйләп үтелде.
Чыгыш ясаучыларның көндәлек тормышта килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләргә мисаллар китереп сөйләве һәм алардан чыгу юлларын аңлатуы зур кызыксыну тудырды. Кулланучылар хокукларын әкият геройлары мисалында аңлату балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде: баксаң-күрсәң Муха-Цокотуха да кулланучы булып тора, чөнки ул “базарга барып самавыр алган” ләбаса...
Чара ахырында укытучылар һәм укучылар танып-белү характерындагы әңгәмә өчен зур рәхмәт сүзләре җиткереп, алга таба да мондый чараларның үткәреләсенә ышаныч белдерде, ә чакырылган кунаклар укучыларга олыларның сүзен тыңларга, алга куелган максатларга ирешү өчен тырышып укырга кирәклегенә төшендерергә тырышты.