Тукай районы Калмаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, “Намус кушканча яшәү” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе үткәргән дәрестә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.
Дәрес барышында 7 нче сыйныфлар укучыларына “кешенең намусы”, “гаделлек”, “вөҗдан” төшенчәләренең әһәмияте аңлатылды.
Территориаль орган хезмәткәрләре “Күпер” уенында катнашты. Сыйныф укучылары ике төркемгә бүленде. Идәнгә катыргы кәгазьләреннән күпер “салынды”. Уенда катнашучыларга, “күпер”дән барысының да бер үк вакытта, берсе дә “елга”га егылып төшмәслек итеп, чыгып китү бурычы куелды. “Күпер” аша берьюлы ике төркем чыкты. Уенда катнашучылар, “елга”га егылып төшмәс өчен, бер-берсенә чын дусларча ярдәм итте: урыннарын алыштырды, берсен-берсе алга үткәрде.
Әлеге чара укучыларның әхлак сыйфатлары турында белемнәрен тирәнәйтүгә, “кешенең намусы”, “гаделлек”, “вөҗдан” төшенчәләренең әһәмиятен аңлатуга һәм намус кушканча яшәргә тырышу, үзеңдә намуслылык, изге күңеллелек, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү зарурилыгына юнәлдерелде.