Спорт – нибары бер сүз үзе, ә мәгънәсе нинди тирән! Спорт белән шөгыльләнү – кешенең физик үсешендә билгеле бер нәтиҗәгә ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлекнең бер төре. Спорт – кешенең физик үсешен, сәламәтлеген һәм рухын ныгытуны күздә тоткан физик культураның бер өлеше.
Таш гасырыннан ук диярлек башланып киткән тарихы дәверендә спортның бик күп төрләре пәйда булган. Безнең һәркайсыбыз нинди дә булса спорт төре буенча үзенең сәләтен күрсәтергә мөмкин. Чөнки дөньяга килүгә үк диярлек спорт чолганышында калабыз. Балалар бакчасын, мәктәп, институтны аннан башка күз алдына да китереп булмый ич. Массакүләм спорт миллионнарча кешегә үзләренең физик сыйфатларын һәм хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту һәм гомерләрен озайту мөмкинлеге бирә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре тарафыннан халыкның эшләүче категориясе өчен спортны үстерүгә зур игътибар бирелеп килә. Моңа бәйле рәвештә спорт товарларын сатучы кибетләргә ихтыяҗ артканнан-арта.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шуны истә тотып һәм дә «Спортмастер» кибете директорының чакыруы буенча кибет хезмәткәрләре өчен өйрәтү чарасы уздырды. Белгечләребез аларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының төп нигезләмәләре белән таныштырды. Чара сорау – җавап рәвешендә узды. Кибеттә, кием-салымнан алып, спорт кирәк-ярагына кадәр, спорт товарларының киң ассортименты тәкъдим ителгән. Биредә шулай ук тимераяк табанын кайрау, чаңгыга ныгытма урнаштыру хезмәтләре дә күрсәтелә. Кулланучылар асылда сатып алынган сыйфатлы коену костюмы, башлык, йөзүче күзлеге кебек товарларда куллану үзенчәлекләре бозылуга һәм товарны алыштыруның билгеләнгән сроклары санга сугылмауга кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә.
Кибетне 14 яшькә кадәрге балаларның да үз итүен исәпкә алып, кибет хезмәткәрләре, балигъ булмаган балаларга кыйммәтле товарлар сатып җибәрергә ярыймы, дигән сорау бирде. Белгечләребез аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законының 10, 18, 21, 25 статьяларын, РФ Гражданлык кодексындагы Балаларның эшкә яраклылыгы 28 статьясын аңлатып үтте.
Чара ахырында кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.