Җитди тема буенча очрашу

2017 елның 24 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне Түбән Кама территориаль органы белгече, оешма хезмәткәрләре арасында эш тәҗрибәсе алышу, шулай ук яшь буынның кулланучы буларак белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, Зәй мәктәпләрендә күчмә чаралар үткәрде.

Бүлек консультанты 2 нче һәм 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән  темага дәрес-практикум үткәрде. Балаларга сыйфатсыз товар сатып алу яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагында үзләренең мәнфәгатьләрен ничек дөрес итеп якларга кирәклеге аңлатылды. Балалар сыйфатлы товарларның кайсын сатучыга 14 көн эчендә кире кайтарып булу, кайсыларын – кире кайтарып булмау турында белде. Белгечләр әйтүенчә, сатып алучы белән сатучы арасында бәхәсле хәлләр бик еш чыгып тора. Әмма сатучылар, кайбер сатып алучыларның хокук өлкәсендә акны-карадан начар аеруларыннан файдаланып, үзләренә ничек кирәк – шулай алдаша. Укучыларга шулай ук товарга экспертиза ясаган өчен кемнең түләргә тиешлеге, сатып алучыга мобиль телефонны ничек кире тапшырырга һәм түләнгән акчаны ничек кире кайтарырга, гарантия ремонтына хокуктан ничек файдаланырга, интернет аша сатып алынган товардан ничек баш тартырга икәнлеге һ.б. аңлатылды.

Чараның икенче өлешендә Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре коррупция темасына әңгәмә үткәрде. 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу сөйләшү темасы, беренче карашка, авыр, әмма бик кирәкле. Массакүләм мәгълүмат чаралары чыганаклары мәгълүматларыннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: бүген коррупция көчле, әмма, коррупционерлар һәм вак-төяк ришвәтчеләргә кискен каршылык күрсәтелгән очракта, аңа каршы көрәшергә була.

“Тормышның кайсы өлкәләрендә коррупция күренешләре күбрәк?” һәм “Коррупциягә каршы нинди көрәш ысуллары бар дип уйлыйсыз?” дигән сораулар буенча  балаларның җавапларын ишетү бигрәк тә күңелле, кызыклы булды.

Лекциядән соң укучылар белгечләребезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аларның һәркайсына куллану базары темасы буенча мәгълүмати материал өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International