Алабуга муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы булды

2017 елның 24 ноябре, җомга

24 ноябрьдә Алабуга башкарма комитетында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм ТР да кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте оешмасы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Алабуга һәм Әгерҗе районнарындагы җирле бүлеге, салым, суд приставлары хезмәтләре, Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше, муниципаль контрольлек бүлекләре, район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге,  «Татспиртпром» ААҖ хезмәткәрләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре катнашында  “Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, 2018 елга максатлар һәм бурычлар” дигән темага Ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Утырышта алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактларына юл куймау; халык арасында эчкечелекне кисәтү; хәмер базары өлкәсендә закон бозган өчен штрафларны түләтүнең барышы;  ЕНВД түләүчеләрнең онлайн-кассаларга күчүе; сәүдә объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, «Татспиртпром» ААҖнең яңа ел бүләкләренә заказ биргәндә бонус программасы, ташламалар һәм “Татарстанныкын сатып ал”! дигән махсус тәкъдим турында мәсьәләләр каралды.

Комиссия эшендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә легаль булмаган хәмер сатуга юл куймау зарурилыгы һәм хәмердән агулану очракларында җитәкчеләрнең шәхсән җаваплылыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Киңәшмәдә катнашучыларга “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге турында да искә төшереп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International