Нәтиҗәле хезмәттәшлек

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

 2017 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы куллану базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Сөембикә” редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

Лекция “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләрен аңлатудан башланып, әлеге тема буенча күп кенә сорауларга җавап бирү белән төгәлләнде.

Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы нәрсә эшләргә тиеш? Сыйфатсыз ишек урнаштырып куйсалар, нишләргә? Сәүдә өлкәсендә мошенниклардан ничек котылырга? Базарда сатып алынган әйбер үлчәме ягыннан яраксыз булып чыкканда нишләргә?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең хатын-кызлар өчен татар телендә чыгарылып килә торган иң популяр басманың берсендә эшләүче журналистлар белән очрашуында әнә шушы һәм күп кенә башка мәсьәләләр каралды.

Сүз уңаеннан, “Сөембикә” редакциясе белән күптәннән хезмәттәшлек итеп килүебезне билгеләп үтәргә кирәк:  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы журнал сайтында махсус блог алып бара һәм анда куллану базарында әледән-әле килеп чыгучы төрле хәлләр буенча язмалар урнаштыра.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ноябрь очрашуы да бик нәтиҗәле һәм уңышлы килеп чыкты.

Очрашу ахырында чарада катнашкан барлык журналистларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле темалар буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International