“Сәламәт” туклану – озын гомергә юл” фестивале

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

 24 ноябрь көнне Республика клиник хастаханәсе территориясендә, төп бинасы каршындагы мәйданчыкта, “Сәламәт” туклану – озын гомергә юл” дигән “сәламәт” туклану фестивале булып узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник хастаханәсе, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Медицина профилактикасы үзәге ярдәмендә оештырылды.

Чарада экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе булды, табиб-терапевт һәм табиб-диетолог халыкны кабул итте, шулай ук канда шикәр, гемоглобин микъдарын билгеләү максатыннан кан алу һәм артериаль кан басымын үлчәү оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы да теләгендә булган һәркемгә үзе өчен кирәкле продукция сатып алу гына түгел, бәлки әле сәламәтлеген дә ныгыту мөмкинлеге тудырылган фестивальгә үзеннән өлеш кертеп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.

Әлеге чараны үткәрү барышында гражданнарга көн кадагына суга торган мәгълүматлар урын алган белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды. Әйтергә кирәк, мәгълүмати белешмәлекләребез гражданнар күңеленә бик хуш килде.  Әлеге мәгълүмати материалларда кулланучы хокуклары санга сугылмаганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге, кулланучының төп хокуклары һәм бурычлары, ә иң мөһиме – кирәкле консультацияләр алу өчен оешмабызның адресы, белгечләребезнең телефон номерлары – барысы да бик төгәл күрсәтелгән.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан үткәрелгән консультацияләрдә өлкән яшьтәге гражданнар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аерым игътибар үзәгенә алынды. Шул ук вакытта Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар мөрәҗәгатьләрен көтеп тормастан, аралашуны үзләре үк башлап җибәрде.

Кулланучыларга ирештерелгән мәгълүматларыбызның тормыш алып бару өчен кирәкле аң-белемнәрен үстерүгә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарындагы проблемаларны хәл кылуда юлкүрсәткечкә әйләнүенә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International