Коррупциягә каршы көрәш кысаларында

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупция – барлык җәмгыятьләрдә социаль-икътисадый үсешне какшата торган җитди җинаять ул. Әлеге Халыкара көнне гамәлгә куюның максаты, Генераль ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, коррупция проблемасын һәм коррупцияне кисәтүдә, аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнрәк аңлауны барлыкка китерү.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен, БМОга кереп, коррупциягә каршы конвенциягә кул куйган һәм аны ратификацияләгән барлык илләрдә яшәүчеләр билгеләп үтә. Россиядә бу көнне төрле акцияләр һәм чаралар уздырыла, плакатлар һәм листовкалар бастырып чыгарыла.

Чистай территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе раслаган план нигезендә,  Халыкара коррупция каршы көрәш көненә багышлаган чаралар үткәрде.

Киңәшмә барышында, хезмәт коллективында коррупция күренешләренә карата нәфрәт булдыру максатыннан, хезмәткәрләргә, гамәлдәге законнар нигезендә билгеләнгән тыюлар һәм чикләүләрне үтәмичә, коррупцион хокук бозуларга юл куйган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүматлар җиткерелде.

Укучыларда  коррупциягә карата тискәре караш тәрбияләү, коррупциягә каршы тәртип күнекмәләрен үстерү максатыннан чыгып, уку йортларында сыйныфтан тыш дәресләр үткәргәндә куллану белемнәре нигезләре буенча лекцияләрдән тыш, “Намус һәм вөҗдан кушканча яшәргә” дигән тема буенча хокукый мәгълүматлар да ирештерелде.

Территориаль орган бинасында оештырылган “Коррупциягә ЮК дибез” дигән мәгълүмати-иллюстрацияләр күргәзмәсе укучыларда коррупциягә каршы караш формалаштыруга, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итте.  Чистай территориаль органы хезмәткәрләре балаларының хезмәтләре иде бу. Балалар үзләренең рәсемнәрендә коррупцияне елан һәм башка символлар рәвешендә сурәтләп, һәр рәсем астына, темасына туры китереп, “Ришвәт”, “Коррупциягә каршы көрәш – һәркемнең эше”, “Коррупциягә каршы ЮК дибез”, “Коррупция, тукта!” дигән сүзләр язды.

Әллә каян ук күренеп торган стендларда коррупциягә каршы көрәшне хокукый яктан тәэмин итү һәм коррупциягә каршы стандартлар мәсьәләләре буенча мәгълүматлар – ришвәт алу һәм таләп итү очракларын кисәтү буенча белешмәлек, шулай ук гражданнарга коррупциягә бәйле мөрәҗәгатьләре өчен “ышаныч телефоны”, “ышаныч тартмасы”ның булдырылуы турында мәгълүмат урнаштырылды.

Коррупция күренешләреннән котылу максатында үз хокукларыңны төгәл белү, аларны яклый белү, шәхси тормышта, җәмгыять тормышында һәм хезмәт урынында коррупцион ысуллардан файдалануны инкарь итәрдәй әхлак принципларына ия булу кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International