Гадәттәгечә, 15 ноябрьдән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, хезмәткәрләребез балаларының рәсемнәреннән торган “Коррупциягә ЮК дибез” дигән мәгълүмати-иллюстрация күргәзмәсе эшли башлады. Коррупция төшенчәсе шәхсән баю максатыннан чыгып, вазыйфаи затның хезмәт урыныннан турыдан-туры файдалануын аңлата.
Хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелеп килә. Әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшү бурычы – бик тә катлаулы. Ә инде зурлар темасына балалар, мәктәп укучылары, яшьләр күзлегеннән карау – һәрвакыт бик кызык.
Күргәзмә балаларда коррупциягә карата нәфрәт тудыру, намуслылык һәм гаделлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.