Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында үткәрелгән чаралар турында

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен үткәрү кысаларында чаралар үткәрде:

- 6 мәктәптә коррупциягә каршы көрәш һәм кешенең коррупциягә каршы тәртип стандартлары өлкәсендә өлкән сыйныф укучыларына хокукый белем эстәү юнәлешендә хокук дәресләре узды. Территориаль орган хезмәткәрләре “Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәте” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чарада  134 укучы катнашты;

- территориаль органда узган чираттагы киңәшмәдә  коррупциягә каршы көрәш һәм кешенең коррупциягә каршы тәртип стандартларын хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча укыту-өйрәтү чарасы үткәрелде. Анда керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәт характерындагы бурычлар турында белешмәләр тутырганда еш күзәтелә торган кимчелекләр буенча фикер алышу булды. Дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырыла торган мәгълүматларга тукталып үтелде. Дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр бәрелешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау мәсьәләсенә зур игътибар бирелде;

- 15 ноябрьдән территориаль органда хезмәткәрләребез балалары арасында “Коррупциягә ЮК дибез!” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә балаларда коррупциягә каршы нәфрәт, намуслылык һәм гаделлек хисләрен тәрбияләү өчен шартлар тудыру максатыннан чыгып үткәрелә.

- барлык районнарда “Коррупциягә каршы көрәш” дигән темага мәгълүмати стендлар булдырылды.

Әйе, коррупциягә каршы көрәш бурычы – бик катлаулы. Аңа күп санлы язмалар һәм илнең әйдәп баручы галимнәре, дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре чыгышлары багышланган, норматив-хокукый база булдырылган. Күргәзмәгә әлеге кискен тема – коррупциягә багышланган вакытлы басма, мәгълүмати белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International