Территориаль орган хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелгән “Яшьләр коррупциягә каршы” дигән эшлекле уенда катнашты. “Тарих һәм җәмгыять белеме” фәне укытучысы тарафыннан эшләнгән “Моны белеп тору мөһим” дигән стендта “Коррупция. Бу нәрсә дигән сүз?”, “Мин нәрсә эшли алам?”, “Ни өчен бу миңа кагыла?”,”Коррупциянең көчәю сәбәпләре” темалары, “Коррупция турында фактлар” яктыртылган иде.
Әлеге уенны оештыруның максаты – коррупциягә каршы этика тәрбияләү һәм коррупцион хокук бозуларга карата җәмгыятьтә тискәре караш, алар өчен җавап бирүнең котылгысызлыгын аңлауны булдыру.
Уен, биремнәр буенча бик тә кызу фикер алышулар белән, тиешле югарылыкта узды. Балалар фотороботлар эшләде, тәкъдим ителгән темалар буенча сәхнә һәм чыгышлар әзерләде.
Сүз уңаеннан, чараның буласы турында хәбәрнең алдан ук мәктәптәге мәгълүмати стендка урнаштырылганлыгын әйтеп үтик.