Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” конкурсы дүртенче тапкыр үткәрелде. Конкурс үзеңне күрсәтү, үз тәҗрибәң белән уртаклашу һәм яңага өйрәнү мөмкинлеге бирү белән беррәттән, дәүләт хезмәткәрләренең корпоратив, хезмәт культурасының бер өлешенә дә әйләнде.
Быел конкурста катнашучылар берничә сынау этабы аша узды. Болар – тест, телләр белүне бәяләү, һөнәри, иҗади сыйфатлар, спорт буенча әзерлек, Татарстанның территориаль төзелешен белү.
Конкурс финалына чыгучылар республика комиссиясе алдында үзләренең проектларын яклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы Ләйсән Илсуровнаны сокландыргыч җиңүе белән котлый! Аңа алга таба да һөнәри эшчәнлегендә зур уңышлар телибез!