Быел да күргәзмәгә төрле рәсемнәр тәкъдим ителгән. Җәмгыяттәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы иҗат җимешләре арасында җитдиләре, бигүк җитди булмаганнары, елмайта һәм елата торганнары да бар.
Мондый күргәзмәләр үткәрүнең максаты – мәктәп укучылары игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү һәм бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү. Ә инде әлеге нәтиҗәгә ирешү өчен, төрле методикалардан файдалану, шул исәптән иҗади конкурслар оештыру нигезендә, балалар белән яшьтән үк эшләү кирәк.
Иҗади биремне Казан территориаль органы хезмәткәрләренең бәгырь җимешләре үтәде. Балаларга гаять катлаулы һәм законга каршы күренеш –коррупция күренешен ничегрәк күзаллауларын чагылдыру бурычы йөкләнде. Яшь талантлар, әти-әниләре белән бергәләшеп, бу эшне рәхәтләнеп башкарып чыкты. Рәсемнәрдә, чыннан да, үсеп килүче буынның коррупциягә карата нәфрәтен бик ачык күрергә мөмкин.
Әлеге күргәзмәдә катнашучыларның барчасына зур рәхмәт белдереп, бәйгегә рәсемнәр иҗат иткәндә генә аларның коррупция төшенчәсе белән очрашуларына өметләнеп калабыз.