Тикшерү объектлары буларак, Кичүчат һәм Чупай авылындагы кибетләр билгеләнде. Участок полиция хезмәткәре Марсель Вафин әйтүенчә, нәкъ менә шушы авыл җирлекләрендә 22.00дән 10.00 сәгатькәчә хәмер продукциясен сату фактлары еш очрый.
Кичүчат авылындагы барлык өч кибеттә дә сатучылар спиртлы эчемлек сатудан баш тартты. Бер кибеттә, иртәнге сәгать 10нан соң гына сыра сатарга ярый, дип белдерелде.
Рейдта катнашучылар Чупай авылында ике кибеттә булды. Бу авылдагы бер кибеттә (адресы: Совет урамы, 29 нчы йорт) тиешсез вакытта кемгәдер этил спирты микъдары 8% булган, 0,5 литр сыешлы ике банка сыра сатып җибәрелде. Сатучы бернинди артык сорау бирмичә генә сыраны кулланучыга тоттырды. Ә инде рейдта катнашучыларга үзенең законсыз гамәлен, товарны “автомат рәвештә” сатып җибәрдем, дип акланырга маташты. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сатучыга беркетмә тутырды.
- Мондый рейдлар төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә даими рәвештә үткәрелеп килә. Авылларда яшәүчеләрдән яшьләргә хәмер сату турында күп кенә шикаятьләр алынып тора бит. Хәмер продукциясе белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Без, беркетмәләр рәсмиләштереп, материалларны судка җибәрәбез. Быелның 11 аенда 20дән артыграк беркетмә төзелде инде, - дип билгеләп үтте участок полиция хезмәткәре Марсель Вафин.
РФ административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә, законга әнә шулай төкереп караган өчен саллы гына штрафлар күздә тотылган. Тиешсез вакытта хәмер саткан өчен гражданнарга штраф күләме – 1500 сумнан алып, кабат бозган өчен – 2000 сумга кадәр. Ә инде хосусый эшмәкәргә 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре әйтүенчә, төнге сәгатьләрдә хәмер продукциясен сату фактлары әледән-әле ачыкланып тора. Шуны истә тотып, Әлмәттә яшәүчеләргә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аны әйләнештә йөртү өлкәсендә закон бозу фактлары турында “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итеп, 1 меңнән 3 мең сумга кадәр күләмдә матди бүләккә ия була алулары турында тагын бер кат искә төшерәбез.