“Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең Теләче районы филиалында чара

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 29 ноябрендә “Күп функцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесенең Теләче районы филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина филиал җитәкчесе Г.И.Вильданова катнашында күчмә чара үткәрде.

Чараның төп максаты – үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында үзләрен дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү.

Дәүләт хезмәтләре алу өчен күп функцияле үзәккә килгән гражданнарга куллану белеме нигезләре аңлатылды, товарлар (хезмәт күрсәтү) сатып алганда килеп туу ихтималы булган теге яки бу хәлләрдә үзеңне дөрес тоту үрнәкләре китереп үтелде, претензияләр тапшыру тәртибе һәм аларны карап тикшерү срокларына кагылып үтелде. Җыеп кына әйткәндә, очрашуга җыелган халык товарда кимчелекләр ачыкланган яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән, сыйфатсыз товарны башкасына алыштырган очракларда гамәлләр эзлеклелегенә төшендерелде.

Шунысы игътибарга лаек: кулланучы буларак, халыкны акны-карадан аерырга өйрәтү, бу өлкәдә аны мәгълүматлы итү җәмгыятьтә тулаем базарга һәм, аерым алганда, эшмәкәрләргә нигезле дәгъвалар белдерүгә сәләтле цивилизацияле, белемле кулланучылар катлавы булдыруга ярдәм итә. 

Чара бик актив төстә узды, гражданнар, эчтәлекле һәм файдалы очрашу уздырган өчен, хезмәткәребезгә рәхмәт сүзләрен кызганмады.

Куллану белемнәрен ныграк үзләштерсеннәр өчен чарада катнашкан халыкка “Кулланучы өчен белешмәлек” буклетлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының яңа саннары, территориаль орган реквизитларыннан торган визиткалар  таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International