Лаеш районыннан олимпиадада катнашучыларны бүләкләү

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын үтәү кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренең  8-11 сыйныфлары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасын үткәрде.

Республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 4000нән артыграк укучы олимпиадада катнашу теләген белдерде, шул исәптән Лаеш районыннан – 207.

Шуны билгеләп үтү мөһим: олимпиадада Лаеш районы егет-кызларының дәррәү кубып катнашуында Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсенең тәрбия эше буенча методисты Хәбибуллина Луиза Илдар кызының да  өлеше зур. Ул елдан-ел олимпиадада Лаеш районы укучыларының күп санда гына түгел, ә бәлки нәтиҗәле, “сыйфатлы” катнашуын да тәэмин итеп килә.

Мәгълүм булганча, олимпиада 3 этапта үткәрелде.

Беренче этабы дистанция ысулы белән, электрон рәвештә тест үтәү рәвешендә узды. Олимпиадада катнашучыга куллану законнарына кагылышлы гади һәм катлаулы төрле сорауларга җавап бирергә туры килде. Беренче этап йомгаклары буенча Татарстан Республикасы мәктәпләреннән  595 укучы (Лаеш районыннан – 20 бала) икенче этапка үтте.

Икенче этап та дистанция ысулы белән, эссе формасында иҗади биремне үтәү рәвешендә үткәрелде. Эссе өчен 2 тема тәкъдим ителеп, укучылардан шуларның берсен сайлап алу һәм куллану тематикасына карата аның мәгънәсен аңлату таләп ителде.

Кырыс һәм гадел комиссия мәктәп укучыларының әлеге биремгә карата иҗади якын килүен билгеләде. Әмма биремне үти алмаучылар да булды.

Шулай итеп, бөтен республикадан өченче – йомгаклау этабына 65 укучы кертелде. Лаеш районыннан  бер генә бала – Лаеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 «А» сыйныфы укучысы  Королев Сергей Анатольевич финалга үтте.

Әлбәттә инде,  III турда катнашучылар арасында призлы урыннарны алмаучылар да байтак. Әмма бу аларның көчсез булып чыгуын берничек тә аңлатмый: 4000гә якын бала арасындагы намуслы көрәштә, конкурсның берничә сынавы аша үтеп, олимпиаданың йомгаклау этабына чыгу – уен эш түгел!

Ни генә булмасын, Королев Сергей «Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында үз мәктәбе, үз районының йөзен кызартмады. Афәрин, егеткәй!

Без аның әле ирешелгәне белән генә канәгатьләнеп калмавына, бәлки яңа көч һәм яңа кәеф-рух белән киләсе елда да олимпиадада катнашып, призлы урын яулавына ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International