Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды

2017 елның 1 декабре, җомга

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы  Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештырды. Конкурс 2017 елның 23 августыннан 2017 елның 10 ноябренә кадәрге чорда, массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып, үткәрелде.

Конкурсның төп максатлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга үзләреннән саллы өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бәяләү; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарының аң-белемнәрен үстерү иде.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:

“Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма”;

“Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)”;

“Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе”.

Конкурска төрле муниципаль районнардан һәм республика шәһәрләреннән  37 заявка тапшырылды; анда аерым авторлар, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре катнашты.

 “Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма” номинациясе иң күп катнашучыны җыйды – 18; “Татарстан Республикасында  кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” номинациясенә – 10 һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләреннән – 9 заяка алынды. Хезмәтләр рус, шулай ук татар телләрендә тапшырылды.

Конкурс комиссиясе составына «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы  Журналистлар берлеге, КФУның журналистика кафедрасы, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан)  буенча идарәсе,  «Татэкспертцентр» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре керде.

Жюри әгъзалары конкурска тапшырылган хезмәтләрне бәяләгәндә түбәндәге критерийләрдән файдаланды:

конкурс тематикасын чагылдырган эчтәлек (0 - 10 балл);

сурәтләү алымнарын куллану (0 - 10 балл);

язмалар һәм сюжетларның Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен тәрбияви һәм иҗтимагый әһәмияте (0 - 10 балл);

экспертлар белән эшләү һәм интерактив чаралардан файдалану (0 - 10 балл);

идеянең үзенчәлекле булуы һәм материалны яктырту ысуллары (0 - 10 балл);

Татарстан Республикасында  кулланучылар хокукларын яклау турында материаллар сериясенең (бер яки ике) булуы  (0 - 10 балл).

Конкурс комиссиясе тапшырылган хезмәтләрне әлеге критерийләр нигезендә бәяләп, җиңүчеләрне билгеләде:

Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма” номинациясендә: “Республика Татарстан” иҗтимагый-сәяси газетасының бүлек редакторы Якушева Фәридә Заһит кызы;

Татарстан Республикасында  кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” номинациясендә – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – “Нурлат” телерадиокомпаниясе”;

Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе” номинациясендә – “Ваша газета” газетасы редакциясе” ҖЧҖ (ТР, Түбән Кама шәһәре).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Алар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

Моннан тыш жюри  кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурста катнашучы түбәндәгеләрнең тапшырылган хезмәтләренең югары дәрәҗәдә сыйфатлы булуын билгеләде:

“Татарстан Республикасында басма массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы язма” номинациясендә – “Шәһри Казан” газетасы редакциясеннән Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы һәм “Казанские ведомости” газетасы редакциясеннән  Миңнуллина Наталья Николаевна хезмәтләрен;

“Татарстан Республикасында  кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яки теле-, радиотапшыру)” номинациясендә – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – “Актаныш мәгълүмат-редакция үзәге” журналисты Газизова Ләйсән Гөлүс кызы һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе” хезмәтләрен;

“Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе” номинациясендә – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – "Зеленодольская правда" газетасы редакциясе һәм "Информпечать "Нократ" ("Вятка") хезмәтләрен. Конкурста катнашкан әлеге журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре дә Мактау грамоталары, призлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны оештыручылар бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдереп, алга таба да уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International