Очрашуның икенче өлешендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре нефтьчеләр шәһәре эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирде. Бизнесменнарны бик күп мәсьәләләр кызыксындырды.
«Безнең төп бурыч – гамәлдәге законнар нигезендә бизнесменнарга үзләренең эшмәкәрлек мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен кирәкле барлык шартлар тудыру. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәрвакыт мәгълүмати һәм консультация ярдәме күрсәтергә әзер”, - дип йомгак ясады М.Михеева.