Олимпиадада катнашу өчен республикабызның барлык почмакларыннан 4085 бала заявка биргән иде. 1 һәм 2 нче этаплар нәтиҗәләре буенча олимпиаданың 3 нче этабына 65 укучы үтте. Аның өченче – соңгы этабы Татарстан Республикасының ике шәһәрендә – Казан һәм Әлмәттә узды.
Әйе, безнең һәркайсыбызга да кулланучы буларак хокукларыбызны белү, алардан файдаланырга өйрәнү кирәк. Ә инде бу белемнәр һәм тәҗрибәне мәктәптән үк әйбәтләп үзләштерә башлау кешегә алдагы тормышында үзен ышанычлырак, якланулырак хис итү мөмкинлеге бирә.