2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) чираттагы утырышы булып узды. Анда көн тәртибенә кертелгән бердәнбер мәсьәлә – республикабызның сәүдә объектларында сатыла торган «Татспиртпром» АҖ филиаллары җитештергән хәмер продукциясен ачык дегустацияләү булды.
Дегустациягә 12 үрнәк: градуслы төнәтмәләр, ярымтатлы, татлы шәраб һәм аз градуслы хәмер эчемлекләре, аперитив, десерт ликеры тәкъдим ителде.
Барлык үрнәкләр дә Казан шәһәренең сәүдә челтәреннән сатып алынды.
Тәкъдим ителгән үрнәкләрнең ваклап сату бәясе – ярты литрлы шешәдәге хәмер өчен 89дан 339 сумга кадәр.
Үрнәкләр сыйфат күрсәткечләре, шулай ук тышкы “кыяфәте” ягыннан дегустация комиссиясе әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
Алкогольле продукцияне җитештерү һәм сату статистикасы нәтиҗәләре буенча, шулай ук дегустация комиссиясе әгъзалары фикеренә таянып, «Татспиртпром» АҖ филиалларында сыйфаты, шулай ук бәясе ягыннан республикага кертелә торган продукция белән көндәшлек итә алырдай әйбәт продукция җитештерелә, дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
«Татспиртпром» АҖгә, кулланучыларның нәрсәгә өстенлек бирүләреннән чыгып, хәмер продукциясе ассортиментын үзгәртү, аракы гына түгел, бәлки башка хәмер продукциясен җитештерү һәм сату күләмен дә арттыру буенча тәкъдимнәр бирелде.
|
№ п/п |
Атамасы |
Гомуми балл |
Максималь балл |
|
1 |
«VIGROSSO BIANCO» аз градуслы газлы эчемлек |
23,1 |
25,0 |
|
2 |
«VIGROSSO ROSSO» аз градуслы газлы эчемлек |
20,5 |
25,0 |
|
3 |
«VERMOUTH SOGNO SEGRETO BIANCO» шәраб эчемлеге |
9,6 |
10,0 |
|
4 |
«VERMOUTH SOGNO SEGRETO ROSSO» шәраб эчемлеге |
9,3 |
10,0 |
|
5 |
«СТЕПНОЙ ВЕТЕР» аперитивы |
24,1 |
25,0 |
|
6 |
«ЗОЛОТОЙ РЕЦЕПТ. ЧЕРНОСЛИВ НА КОНЬЯКЕ» ярымтатлы төнәтмәсе |
22,0 |
25,0 |
|
7 |
«ЗОЛОТОЙ РЕЦЕПТ. РЯБИНОВАЯ НА КОНЬЯКЕ» татлы төнәтмәсе |
23,7 |
25,0 |
|
8 |
«TUNDRA BITTER» десерт ликеры |
24,5 |
25,0 |
|
9 |
«ЦАРЬ КЕДР» әче төнәтмәсе |
24,4 |
25,0 |
|
10 |
«ШИШКИН ХУТОР» әче төнәтмәсе |
23,9 |
25,0 |
|
11 |
«ДОКТОР ПЕРЦЕФФ НА МЕДУ» әче төнәтмәсе |
22,9 |
25,0 |
|
12 |
«ДОКТОР ПЕРЦЕФФ НА МЕДУ. ЛИМОН» әче төнәтмәсе |
22,9 |
25,0 |