Лениногорск шәһәрендә – “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашучылар һәм призерларны бүләкләү тантанасы

2017 елның 1 декабре, җомга

30 ноябрь көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында үткәрелгән республика олимпиадасында катнашучылар һәм призерларны, шулай ук җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны бүләкләү булып узды. Чөнки мондый җиңүләр – укытучы белән укучының уртак хезмәте нәтиҗәсе.

Олимпиаданың барлык этапларын узу барышында укучылар туплаган белем аларның киләчәктәге тормышында ярдәм итеп, илебез, республикабызның иң яхшы вузларына кереп белем алу өчен әйбәт кенә мөмкинлекләр  ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International