“Белешмәлек” дөрес юл күрсәтә

2017 елның 1 декабре, җомга

Күпләребез теге яки бу проблемалар яки бурычларны алдан әзерләнмичә генә, ничек туры килсә – шулайрак хәл кылуга күнеккән. Ә менә кайберәүләребез, алдан гамәлләр планын төзеп куйган очракта гына уңышка ирешеп була, дигән ныклы фикердә тора.

Мондый гамәлләр исемлеге кешегә киләсе адымының нинди булырга тиешлеген теләсә кайсы вакытта “әйтеп бирә” алырдай “Белешмәлек”кә туплана.

Кагыйдә буларак, Белешмәлек – күп буыннар аша сынау үткән киңәшләр ул. Белешмәлекләрдә бәян ителгән киңәш-тәкъдимнәрне үтәгәндә, алтынга тиң вакытыңны да, акчаңны, сәламәтлегеңне дә әрәм-шәрәм итмәскә мөмкин.

Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе инде озак вакытлар буе Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмәлекләр әзерләп чыгара. Тик, кызганычка, мондый белешмәлекләргә ия булмаганнарыбыз да байтак әле.

 Татарстан Республикасы кулланучылар хокукларын яклау буенча рәсми порталда  (http://tatzpp.ru), халыкка уңайлы булсын өчен, бик күп функцияләр һәм диалог тәрәзәләре булдырылган.

Шуларның берсе – “Кулланучылар өчен белешмәлекләр” бүлеге

http://tatzpp.ru/tree/2416

Бу бүлектә кулланучының төп хокуклары һәм аларны яклау үзенчәлекләре бәян ителгән. Шуңа күрә һәркайсыбыз, интернет челтәренә керә алган очракта, үзенә кирәкле Белешмәлекне табып, үз хокукларын тиз генә белеп алу һәм үзен кызыксындырган сорауга җавап табу мөмкинлегенә ия.

 Әйе, хәзер заманча технологияләр кулланучыга бик нык ярдәм итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International