2017 елның 30 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы “Дан орденнарының тулы кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә һәм “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча үткәрелгән республика олимпиадасында катнашучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләде.
2017 елда Кайбыч районы буенча 52 бала (2016 елда – 23) олимпиадада катнашу өчен заявка тапшырган. Олимпиаданың икенче этабына 9 укучы узган. Эссе язганнан соң өченче этапка 3 укучы үткән, шулардан: 8 сыйныфта укучы ике кыз, 10 сыйныфта укучы бер кыз.
Укучылар Казан шәһәрендә үткән өченче этапта катнашкан. Алар тест узган, кроссвордлар чишкән, әмма йомгаклау әңгәмәсенә узу өчен кирәкле балл гына җыя алмаган.
Шуңа да карамастан, “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча үткәрелгән олимпиадада “Дан орденнарының тулы кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 8 нче сыйныф укучылары Платонова В.Б., Савельева С.В., “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 нчы сыйныф укучысы Харчева А.В. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ә инде “Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л.Н.Горбуновага, “Дан орденнарының тулы кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы С.А.Гатинага Татарстан Республикасында куллану белемен үстерү өлкәсендә өлеш кертүе һәм укучыларны олимпиадага яхшылап әзерләве өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Олимпиада призерлары бүләкләрдән бик тә канәгать калып, 2018 елда да республика олимпиадасында катнашырга теләк белдерде.