Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Халыкара инвалидлар көненә багышлап чара уздырды: Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашты.
Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты: анда катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән куллану өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Берочтан ял итүчеләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының төп статьялары аңлатылды.
Инвалидлар мондый чараларда – аерым бер категория халык. Алар һәр нәрсәгә “тере” караш, ачык күңел, эчкерсез аралашуга хирыслык белән аерылып тора. «Изгелек» үзәге хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре алар турында һәрдаим кайгырта, ничек тә ярдәм кулы сузарга тырыша.
Очрашуда кәрәзле телефонга гарантия ремонты ясау һәм сыйфатлы куртка өчен түләнгән акчаны кире кайтару срогын бозу буенча претензия хатларын тутыруга ярдәм ителде. Хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр бирелде, куллану базарында хокуклары бозылган очракта кулланучы хокуклары аңлатылды. Берочтан “Кайнар линия” телефонының (71-43-03) эшләве турында искәртеп үтелде.
Очрашуда катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетлар таратылды.