1 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы башланып китте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары онытылмасын өчен бөтен дөнья күләмендә махсус чаралар уздырыла. Әмма төп максат – бу кешеләргә карата кызгану хисләре уяту түгел, ә, киресенчә – инвалидларны җәмгыятьнең барлык әгъзалары белән бертигез дәрәҗәдә күрүне һәм аларны хаклы төстә “батыр кешеләр” дип санарга мөмкин булуны искә төшерү.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә, гадәттәгечә, чаралар үткәрүдә актив катнаша. Әнә 2017 елның 1 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен билгеләнгән “Надежда” интернат-мәктәбендә укучыларга “Кулланучының хокукый статусы” дигән дәрес үткәрде. Белгечләребезнең бу балалар белән беренче тапкыр гына очрашуы түгел инде. Яшь кулланучыларыбыз һәр дәрес саен үзләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күрсәтә, мөмкинлекләренең чиксезлеген раслый. Чараның төп максаты – кулланучыларны сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләрдән баш тарту мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл кылырга өйрәтү. Мәктәп укучыларының инде менә икенче ел рәттән “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында катнашуларын билгеләп үтәргә кирәк. Быел 13 бала тест сынавын узды, 1 укучы икенче турга үтте, тик өченче турга гына эләкмәде.
2017 елның 2 декабрендә Түбән Кама территориаль органы белгече район хакимияте делегациясе составында Аксбайда туып үскән Ольга Николаевна Янилкинаны 90 яшьлек юбилее белән котлауда катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе һәм социаль яклау бүлеге начальнигы юбилярга РФ Президенты Владимира Путин исеменнән котлау хаты, чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырды. Дулкынлануы йөзенә чыккан Ольга әбекәй игътибары һәм изге теләкләре өчен кунакларга рәхмәтләрен ирештерде.