Игътибар – бәйге!

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Безнең гәҗит Россия» газетасы оештырган «Заман кулланучысы!» дигән тема буенча конкурс башланды.
Конкурста Татарстан Республикасында яшәүче 18 яшьтән зуррак гражданнар (алга таба – Конкурста катнашучы) катнашырга мөмкин.
Конкурс, читтән торып, 2017 елның 1 декабреннән 31 декабрьгә кадәр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә билгеле бер темага багышланган  ситуацион биремнәрне үтәү рәвешендә үткәрелә.
Ситуацион биремнәр “Безнең гәҗит Россия” сайтына  (http://beznen.ru) (2017 елның 1 декабрь чыгарылышы) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.tatzpp.ru) урнаштырылган.
Конкурста катнашучыга биремнәрне үтәргә, аларның мәгънәсен ачарга, килеп туган хәлдән чыгу ысулын күрсәтергә кирәк булачак. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләр кулланып, шулай ук җәмгыять тормышыннан фактлар китереп, үз фикереңне нигезләү шарт.
Конкурска 2018 елның 20 гыйнварына кадәр йомгак ясалачак.
Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүматлар, Конкурска йомгак ясалганнан соң 5 көннән дә соңга калмыйча,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (www.tatzpp.ru), шулай ук “Безнең гәҗит Россия” сайтына  (http://beznen.ru) сайтына урнаштырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр көтә.


Гражданнарыбызның кулланучылар хокукларын яклау турында законны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау буенча “Заман кулланучысы!” дигән шәһәр конкурсы турында нигезләмәгә № 1 кушымта

2017 елда гражданнарыбызның кулланучылар хокукларын яклау турында законны ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау буенча “Заман кулланучысы!” дигән шәһәр конкурсына заявка
 

1. Ф.И.О. (тулысынча)
2. Яшәү урыны адресы

3. Конкурста катнашучының электрон почта адресы
4. Элемтәгә керү өчен телефоны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International