Һәркайсыбызда мәрхәмәтлелек дигән кечкенә генә “кояш” бар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә БМО Генераль ассамблеясе дәүләтләрне алга таба да инвалидларны җәмгыять тормышына җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрергә чакырды. Әйе, инвалидларыбыз еш кына җәмгыятьнең тулы канлы тормышыннан читтә калып килә.  Моның өчен аларга төрле физик һәм социаль киртәләр комачаулый. Шул ук вакытта җәмгыятькә дә зыян килә, чөнки инвалидларның мөмкинлекләреннән файдаланмау кешелекнең рухын киметә.

4 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, шулай ук РФ Пенсия фонды территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Г.М.Муллагалиева, ТР Мәшгульлек фондының әйдәп баручы белгече Ф.Х.Гәрәев Балтач муниипаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр өчен лекция, әңгәмә оештырды.

Чара барышында инвалидлар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде. Шул ук вакытта аларга кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды, гади генә “көндәлек” сорауларына җаваплар бирелде.

Очрашу җанлы әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә мисаллар китереп, кулланучылар хокуклары аңлатылды, гражданнарны борчыган теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылу буенча киңәшләр бирелде. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мошенниклар кармагына эләкмәс өчен товарларны акыл белән генә сайлап алырга, шулай ук уяурак булырга киңәш ителде.

Үзәкнең актлар залында «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саннары, кулланучылар өчен төрле өлкәләргә караган буклетлар тәкъдим ителде.  Мәгълүмати материалларыбыз чарага җыелган халыкта зур кызыксыну уятты.

Инвалидлар көненә багышланган чараларны, һичшиксез, үткәрергә кирәк шул. Чөнки бу көнне аларның һәркайсы җәмгыятьнең үзләрен онытмавын тоемларга тиеш. Безнең һәркайсыбызда мәрхәмәтлелек дигән кечкенә генә “кояш” бар. Ул безнең үзебезгә дә, якыннарыбыз, дус-ишләребезгә, гомумән тирәбездәгеләрнең барчасына да кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International