Әлеге очрашуга килүчеләрнең күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр. Инде зур яшьтә булуларына карамастан, тормышның һәр өлкәсе белән кызыксынып яшәүләре, актив тормыш рәвеше алып барулары, яраткан эшләре белән мавыгулары, аерым алганда, китаханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла торган төрле чараларда катнашулары бик зур ихтирам-хөрмәткә лаек.
Белгечебез үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте. Моннан тыш кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Шулай итеп, ярты сәгатькә планлаштырылган чара ике сәгатькә сузылды. Очрашуга җыелган халык, үзләренең тормышыннан мисаллар китереп, претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелүгә бәйле низаглы хәлләрне караганда кулланучылар хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышты.
Без подъезд төбендәге урындыкка тезелешеп утырган әбекәйләрнең һәр нәрсәне белеп торуларына һәм һәр нәрсә буенча үз фикеренә ия булуларына күнеккән. Бу очракта да өлкән яшьтәге гражданнарыбыз товарларның сыйфаты, шул исәптән алкогольле продукциянең сыйфаты, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, шәһәр транспорты хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты, теге яки бу товарны сатып алырга “кодалап” телефон аша шалтыратулар, телефонга смс-хәбәр җибәрүләр, азык-төлек, дарулар бәяләре турында һ.б. үзләрен борчыган сорауларын бирде.
Очрашу җылы рухта, мәсьәләләрне уртак рәвештә хәл кылырга әзер булу рухында узды.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция таратылды. Сыйфатлы яки сыйфатсыз товарларны кире кайтару яисә башкасына алыштыруга бәйле мәсьәләләрне хәл кылу зарурилыгы килеп туган очракта Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, хезмәткәрләребезнең кулланучыларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торулары искәртелде.