Инвалидлар декадасы дәвам итә. Шул ук вакытта әлеге декада кысаларында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә тырыш хезмәтен дәвам иттерә. “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” 26 декабрь, 2008 ел, № 294-ФЗ Федераль законның ( 27.11.2017нче елгы закон редакциясендә) 8.2 статьясы нигезендә, юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең мәҗбүри таләпләрне бозуын кисәтү, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерүче сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару максатыннан чыгып, муниципаль контрольлек органнары, ел саен расланыла торган хокук бозуларны кисәтү программалары нигезендә, мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү чараларын хәл итеп килә.
Контрольлек-инспекция бүлеге белгече Мөслимдә кием-салым тегү һәм төзәтү белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәр А.К.Ибраһимова белән профилактик чара үткәрде. Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өллкәсендә кулланучылар белән эш башкаручылар арасында мөнәсәбәтләрне гомуми хокукый җайга салу РФ Гражданлык кодексы нормалары, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турында федераль закон, РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре нигезендә хәл ителә. Кагыйдәләр буенча – Эш башкаручы үзенең оешмасы һәм күрсәтелә торган хезмәтләре (башкарыла торган эшләре) турында ачык итеп, аңлаешлы телдә язылган мәгълүматларны, кулланучының үз вакытында танышуы өчен, күренеп торган урында урнаштырырга тиеш, шулай ук хезмәт күрсәтү оешманың даими урнашу урыныннан читтә – вакытлыча бүлмәләрдә, күчмә кабул итү пунктларында, күчмә бригадалар һ.б. тарафыннан хәл ителгән очракларда да кулланучыны бу мәгълүматлар белән үз вакытында таныштырырга тиеш.
Чара барышында хосусый эшмәкәр белән теге яки бу дәрәҗәдә физик, интеллектуаль һәм сенсорлык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә заказ бәясенең 10%ы күләмендә ташламалар бирү турында килешүгә ирешелде.