Инвалидлар декадасы кысаларында очрашу

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәре Совет районында инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән мәгълүмати характердагы очрашу үткәрде.

Башкалабызның 17 нче үзәк китапханәсендә бистә халкына теләсә кайсыбызның көндәлек тормышында үз хокукларын яклаган чагында килеп чыгу ихтималы булган кыенлыклар турында сөйләп үтелде.

Шулай итеп, очрашуга җыелган халык сыйфатсыз товар сатып алган очракта претензияне ничек итеп дөрес тутырырга кирәклеге, товар сатып алу яки хезмәтләр күрсәтү килешүендә нинди реквизитларның күрсәтелергә тиешлеге,  нинди товарларның техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелүе һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча бик күп мәгълүматлар белүгә иреште.

Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы хезмәткәрләренең Дәрвишләр бистәсендәге №17 китапханәдәге  очрашуы Инвалидлар декадасына багышлап үткәрелде. Гомумән алганда, әлеге мәдәният үзәгендә мондый чараларның даими үткәрелүен һәм чараларда катнашучыларның үзләрен файдалы мәгълүматлар белән таныштырган өчен һәрчак бик тә рәхмәтле булып калуын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International