Тукай районында яшәүче бер ханым күңелсез хәлдә калган. “Ял көннәрендә сабыем белән Чаллы шәһәренең иң зур супермаркетларыннан берсендә булган идем. Яңа ел бәйрәменә бизәлгән җем-җем итеп торучы киштәләрдән мөкиббән китепме, йә Хода, баламны күздән җуйдым. Берникадәр вакыттан соң кибет хезмәткәре аны якалап диярлек яныма китереп куйды да, янәсе, бәгырь кисәгем бозган товар өчен түләүне таләп итте. Бу мәхшәрдән миңа ничек чыгарга?” – дип сорады ул.
Әйе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы “кайнар линия” телефонының “Кем гаепле, ә кем хаклы?” кебек сораулар бирүчеләрдән өзелеп торганы юк.
“Шәраб шешәсен ялгыш кына төшереп җибәрдем... Балам шоколадны ачып, бер почмагын кабып йоткан...Товарны идәнгә төшереп, кабын боздым. Кибет хезмәткәрләре хәзер аның өчен түләргә куша...”
“Түләргә ашыкмагыз әле!” – дип киңәш итә мондыйларга эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре. Мөлкәт очраклы юкка чыккан яки аңа очраклы гына зыян килгән өчен милекче җавап бирә. Кибеттә булганда, товарның милекчесе – кибет. Ә менә кассага түләгәч, инде кулланучы товар милекчесенә әйләнә. Иң әһәмиятлесе – зыян килүнең очраклымы, әллә юкмы икәнен ачыклау. Үзегезнең гаеп белән товарга зыян килде, дип санасагыз, аның өчен түлисез. Әгәр инде үзегезне гаепле дип санамасагыз, фәкать суд кына сездән акча түләтергә мөмкин.
Кулланучы товарны белә торып, махсус бозса, ватса яки саксызлыгы аркасында (саксызлык – үз гаебеңне тану дигән сүз) товарга зыян китерсә, бу полициягә мөрәҗәгать итү сәбәбенә әйләнәчәк. Хәмер яки наркотиктан исерү дә сатып алучыны шундук гаеплегә әйләндереп куя. Ә менә сәүдә залында киштәләр арасы тартмалар белән шыгрым тулы булу, җыештыручы юып киткәннән соң идән әле кибеп җитмәү, капма-каршы киштәләр арасы 1,4 метрдан кимрәк булу, киштәләрнең кырыйлары биегрәк итеп эшләнмәү сәбәпле теге яки бу хәл килеп чыккан очракларда рәхәтләнеп кибет хезмәткәрләрен гаепләргә мөмкин. Сок банкасын очраклы гына төшереп ватсагыз, сезгә берни булмаячак, ә инде алманы тешләп алсагыз, полиция чакыртырга мөмкиннәр, чөнки бу – матди кыйммәтне белә торып бозу.
Нәрсә эшләргә? Күңелсезлекнең очраклы килеп чыгуын тыныч кына аңлатырга. Кибеткә көн саен йөрүегезне һәм бернинди дә зыян китерергә ниятләмәгәнегезне яхшылап әйтергә. Шулай икән, сезне беркем дә тоткарламаячак, тавыш күтәрмәячәк, акчагызны көчләп алып калмаячак. Сатып алучы түләргә җыенмавын шундук бик төгәл аңлата алса, кибет хезмәткәрләренең берсе дә, үгет-нәсыйхәт укып, юкка вакыт әрәм итеп тормаячак. Мондый ун очракның тугызы, кагыйдә буларак, сатучы файдасына төгәлләнә. Куркуга бирешмәгез һәм һәрвакыт үз көчегезгә ышаныгыз!