Безнең һәркайсыбыз теге яки бу товарны (эш башкару, хезмәт күрсәтү) кулланучы булып тора. Һәркайсыбызның диярлек үз тормышында бер генә тапкыр булса да эшчәнлеге закон бозуга китергән намассыз сатучыны очратканы да бар.
Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә җайга салына торган мөнәсәбәтләр ваклап сату-алу, аренда килешүләреннән, прокат килешүләрен кертеп; торак милке наймыннан, наймга алучы вәкилен кирәкле коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итү, күп фатирлы йортның гомуми милкенә һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү җайланмаларына агымдагы ремонт үткәрү; гражданнарны, аларның багажын һәм йөкләрен ташу, саклау килешүләреннән; кулланучы гражданның эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган шәхсән, гаилә, йорт ихтыяҗларын һәм башка шундый ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән финанс хезмәләре күрсәтүгә килешүләрдән, шул исәптән кредитлар бирү, клиентлар-гражданнарның счетларын ачу һәм алып бару, аларның поручениеләре буенча исәп-хисапларны хәл кылу, гражданнардан кыйммәтле кәгазьләр һәм башка кыйммәтле әйберләр кабул итү хезмәте күрсәтү килешүләреннән килеп чыгарга мөмкин. Товарлар сатканда (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) закон бозу субъектлары булып җитештерүче, эш башкаручы, сатучы тора.
2017 елның декабрендә “Бердәм Россия “партиясенең ТР Теләче муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итү булды. Анда район халкы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллинага продукциянең сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның үзенчәлекләре буенча үзләрен борчыган сорауларын бирде.
Хезмәткәребез товар этикеткасында нәрсәләрнең күрсәтелергә тиешлеге, претензияне ничек дөрес итеп тутыру, әйберләрне кибетнең саклау камераларында калдыруның мәҗбүриме, әллә юкмы икәнлеге, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга карата таләпләр, куллану экстремизмы, сезонлы товарларга гарантия сроклары, дистанция ысулы белән товарлар сатып алганда кулланучы хокуклары, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучы гамәлләре, яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Очрашу ахырында эшчәнлекнең төрле төрләре буенча файдалы мәгълүматлар урын алган буклетлар өләшенде.
Кулланучылар хокукларын бозу очрагында кая мөрәҗәгать итәргә?
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучы буларак үз хокукларыгызны һәм аларны яклау буенча нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белү өчен 8(84366) 3-28-93 телефоны аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз.