2017 елның 1еннән 10 декабрьгә кадәр, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасы үткәрелә. Әйе, бүген бу кешеләр игьтибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Ә безнең бурыч – аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, җәмгыять тормышына җайлашу мөмкинлеге бирердәй шартлар тудыру, тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр гарантияләү.
Бу көннәрдә нәкъ менә шушы максаттан чыгып, район хакимияте, шул исәптән социаль ярдәм, сәламәтлек саклау, Пенсия фонды бүлекләре белгечләре катнашында “кайнар линия” телефоннары эше оештырылды. Ә инде 2017 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре башка оешмалар вәкилләре: психологлар, юрист, фармацевт, социаль һәм медицина иминиятләштерүе фонды белгечләре белән беррәттән, Арча муниципаль районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Центр милосердия» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чарада катнашты.
Шулай итеп, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар белән җанлы әңгәмә рәвешендә очрашу булып узды. Чарада катнашучылар квалификацияле белгечләребездән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр: тәгаенләп әйткәндә, сыйфатлы товарларны башкасына алыштыру һәм кире кайтару; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләре; товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары; кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибе буенча киңәш-табышлар алуга иреште; дару препаратларында кирәкле мәгълүматлар күрсәтелү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Чарага җыелган халыкка кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә тиешле җаваплар бирелде.
Чара ахырында барча кешегә кулланучылар өчен буклетлар һәм кулланучылар өчен файдалы газета – “Вестник потребителя” газетасының чираттагы саны өләшенде.