ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан кулланучылар арасында анкета чарасы үткәрде. Чарада 50 респондент катнашты. Сорашып-белешү нәтиҗәләренә анализ ясау кулланучыларның Яңа ел турларына карата планнарының нинди булуын һәм аларның ниндирәк ялларга өстенлек бирүен күрсәтте.
“Яңа ел сәфәренә әзерләнәсезме?” дигән сорауга сорашып-белешүдә катнашучыларның 44%ы “Әйе” дип, 56%ы – “Юк” дип җавап биргән булып чыкты. Респондентлар арасыннан 40%ының эчке туризмны, ә 20%ының – халыкара туризмны сайлавы билгеләнде.
“Елның бу фасылында нинди ял төренә өстенлек бирәсез” дигән сорауга 40%ының танып-белү характерындагы экскурсияләрне, 28%ының Яңа елда эссе җәйгә мөкиббән китүләре сәбәпле, пляж ялын сайлавы; ә 20% ының, киресенчә, мавыктыргыч тау чаңгысы ялын; 8%ының шопинг-турларны сайлавы турында җавап бирүе ачыкланды.
Турларны сайлаганда, кулланучыларыбыз нинди факторларга таяна соң? “Нинди факторларны иң әһәмиятлесе дип саныйсыз?” дигән сорауга җавапларны карап үтик. Респондентлар арасыннан 48%ының – “бәясе”, 40%ының – “дус-ишләр, туган-тумачаларның киңәшләре”, 24%ының – “туристлык сәфәренең сыйфаты”, 20%ының – “үткәндәге сәфәрләр тәҗрибәсе”, 4%ының – “башка факторлар”дип җавап бирүен билгеләдек.
Ә инде “Гадәттә юлламаны ничегрәк сатып алуны хуп күрәсез” дигән сорауга сорашып-белешүдә катнашучыларның 44%ының туристлык агентлыклары хезмәтләреннән файдалануга күнегүләре, 40%ының – мөстәкыйль сәяхәт итүләре, 2%ының юлламаларны интернеттагы сайлар аша сатып алулары турында җавап бирүләре аңлашылды.
“Туристик сәфәрләрнең сыйфаты үзгәрдеме?” дигән сорауга җаваплар мондыйрак: респондентларның 52%ы өчен – шул ук дәрәҗәдә калган; 24%ы фикеренчә, “сыйфаты яхшырган”, ә 4%ы өчен – “сыйфаты начарайган”.
Сорашып-белешүдә халыкның өч категориясе катнашканлыгын да искәртеп үтик: 28% – 18 дән 30 яшькә кадәргеләр, 44%ы – 31дән 49 яшькә кадәргеләр һәм 24%ы – 50 яшьтән өлкәнрәкләр.
Казан территориаль органы сорашып-белешүдә катнашкан респондентларның һәркайсына рәхмәт белдерә.
Кадерле кулланучыларыбыз! Ялның нинди генә төрен сайласагыз да, Яңа ел каникулын матур, файдалы итеп үткәрүегезне, әйбәт ял итүегезне телибез!
Якынлашып килүче Яңа ел белән!