Кама Тамагы районында очрашу

2017 елның 8 декабре, җомга

 2017 елның 4 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүче инвалидлар, өлкән буын вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрде. Очрашу барышында кулланучылар – кемнәр ул, без нәрсәләр кулланабыз, товар – нәрсә ул, дигән сорауларга җаваплар табылды, товарлар сыйфаты турында мәсьәлә каралды. Чарага җыелган халыкны, сыйфатлы товарны сыйфатсызыннан ничек аерырга, азык-төлек һәм сәнәгать товарларында нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш, сыйфатсыз товарлар сатып алырга туры килгәндә нинди таләпләр куярга, дигәнрәк сораулар кызыксындырды.

 Территориаль орган белгече үзәктә ял итүчеләргә “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” 19.01.1998 ел, №55 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген аңлатты. Очрашу актив, җылы әңгәмә рәвешендә узды.

Очрашуда катнашучыларның һәммәсенә мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» басмасы – кулланучылар өчен файдалы газета таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International