Саба районының “Балкыш” үзәгендә

2017 елның 8 декабре, җомга

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

 Сау-сәламәт, яшь кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, интернет аша бик җиңел генә тапса, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, үзләренә кирәкле мәгълүматлардан бихәбәр булулары аркасында,  юлларында теге яки бу киртәләр очрап кына тора. Шуңа күрә нәкъ менә өлкән яшьтәгеләр, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләү бик тә әһәмиятле эш юнәлеше булып тора.

Шуны истә тотып, 2017 елның 7 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов, өлкән яшьтәгеләрнең, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, Саба районы Шәмәрдән авылында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Балкыш» халыкка КОМПЛЕКСЛЫ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ үзәгендә әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук яраклылык срогы чыккан товарларга юлыкканда кая мөрәҗәгать итәргә, дигән сорауга җавап зур кызыксыну тудырды.

 Сораулары булган гражданнарның һәммәсе дә хезмәткәребездән тулы аңлатмалар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы кыйммәтле киңәшләр ишетүгә иреште. Шулай ук аларга “Халык контроле” системасы турында да сөйләп үтелде.

Чара буклетлар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасының соңгы саннарын өләшү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International