Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хезмәт җимешләре күргәзмәсе

2017 елның 8 декабре, җомга

 2017 елның 3 декабрендә дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Россиядә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде.

Шул нисбәттән 5 декабрь көнне Менделеев муниципаль районы башкарма комитеты холлында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулы белән  эшләнгән әйберләр күргәзмәсе-сату оештырылды.

Шулай итеп, биредә теләгендә булган барча кеше, тормышта авыр хәлдә калып та, күңелен төшермичә, яңаны булдыруны дәвам итүчеләрнең иҗаты белән танышу мөмкинлеге алды.

Менделеев районы белгече шәхсән файдалану максатында сувенир – пышылдаучы-итек сатып алды. Итек нигә “пышылдаучы” дип аталган дисезме? Чөнки аңа пышылдап әйтелгән теләкләр кабул килә торган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International