Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләү

2017 елның 8 декабре, җомга

2017 елның 8 декабрендә Менделеев шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының төп бүләген тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 10-11 сыйныфлар арасында олимпиадада җиңгән Никифорова Мариягә исемле бәллүр кубок, кыйммәтле бүләк һәм җиңүче дипломы тапшырды.

Ә инде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бондарева Гөлүсә Җәүдәт кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Җәүдәт Йосыф улы үзенең тәбрикләү сүзендә әлеге олимпиаданың әһәмияте,  төп этаплары, соңгы 5 ел эчендә олимпиадада катнашучылар саны турында сөйләп үтте.

Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы  Альберт Саттаров киләсе елда Менделеев районының кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада финалын үткәрү эстафетасын кабул итеп алачагы турында билгеләп үтте.

“Барыгызга да: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенә, Менделеев районы җитәкчелегенә, укытучым Г.Җ. Бондаревага һәм иң мөһиме – әниемә бик рәхмәтлемен”, – дип искәртте үзенең җавап чыгышында Мария. Сүз уңаеннан, бу уңган кызның гаиләдә бишенче бала булуын, шуңа да карамастан, гаиләдәге барлык балаларның әйбәт тәрбия һәм белем алуларын билгеләп үтәргә кирәк. Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Мариянең әнисенә җиләк-җимеш һәм көнчыгыш тәм-томнары тутырылган кәрҗин бүләк итте.

“Теләктәшлек-ярдәмегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, минемчә, иң гадел олимпиада булды бу”, – дип йомгаклады сүзен Гөлүсә Бондарева.

Чара бик тә җылы, дустанә рухта узды. Мәктәп җитәкчесе Таһир Андерҗанов, оештыручы Надежда Смирнова тырышылыгы белән бүләкләү тантанасы югары дәрәҗәдә узды. Нәниләр башкаруында татарча бию, “Беренче сыйныфта укучы кызчык” биюе тамашачылар күңеленә сары май булып ятты. Чара ахырында,  биредәге традиция буенча, мәктәп укучылары башкаруында тамашачыларның алкышлавы астында яшьләр гимны яңгырады:

«Кто если не мы - единая команда,

кто если не мы - наука пропаганды,

кто если не мы - заставит биться сильных,

кто если не мы-  свободная Россия!!!»

Менделеев шәһәрендә кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләү тантанасы әнә шулай бик матур һәм эчтәлекле төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International