3 декабрьдә бөтен дөнья күләмендә 1992 елда БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган көн тумыштан, балачактан яки олыгайгач каты авырудан зыян күргән кешеләр проблемаларына игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Бөтен кешелекне ярату җиңел, ә менә тәгаен генә бер кешегә, өстәвенә әле инвалидка ярдәм итүе – авыр, дигән гыйбарә, чыннан да, дөрес. Җәмгыятьнең аз якланылган әгъзаларына – инвалидларга карата изге күңелле, рәхим-шәфкатьле булу бүгенге катлаулы чорыбызда бик тә кирәкле кешелеклелек, мәрхәмәтлелек билгесе булып тора.
Шуны истә тотып, 2017 елның 8 декабрендә Арча муниципаль районының Тукай-Кырлай китапханәсендә авыл пенсионерлары өчен чара оештырылды. Анда унлап кеше катнашты. Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге оештырды. Белгечләребез коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм коммуналь түләүләрне исәпләү, акчаны сатып алучының түләү картасына кире кайтару мәсьәләләре, техник яктан катлаулы товарларга (суыткыч, кәрәзле телефон) гарантия хезмәте күрсәтү, товарларга экспертиза ясау нигезләре буенча киңәш-табышларын ирештерде, сыйфатсыз товар – кием-салымны кире кайтару процедурасын, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауга бәйле башка мәсьәләләрне тиешенчә аңлатты. Шулай ук кулланучылар игътибарына куллану базарын җайга салучы закон һәм норматив-хокукый актларның төп таләпләре турында мәгълүматлар ирештерелде.
Моннан тыш чарага җыелган халыкка “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында сөйләп үтелде.
Мондый чараларның кулланучыларны акны карадан аерырга өйрәтү, хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү максатында үткәрелүен әйтеп үтәргә кирәк.