Менделеевскида Координация советы булып узды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

2017 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Менделеев районында хәмер базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советы утырышында катнашты.

 Утырыш Менделеев муниципаль районы хакимияте башлыгы  Валерий Чершинцев рәислегендә узды.

 Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары  Альберт Саттаров алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә Менделеев муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында сөйләп үтте.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина 2017 елның 10 маенда Менделеев районы территориясендә алкогольле продукцияне сату, ачыкланган закон бозу очраклары, проблемалы мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр турында мәгълүматлар ирештерде.

Авыл җирлекләрендә җан башына хәмер продукциясен сату күләменең кимүе, авыл сәүдә нокталарының ябык булуы, суд приставларының эше турындагы мәсьәләләргә кагылып үтелде.

“Мин авыл җирлекләре башлыкларына алкогольле продукцияне сату буенча индикаторлар кертергә тәкъдим итәм”, – диде Гөлшат Вафина Менделеев муниципаль районы җитәкчелегенә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исә: “Фәкать бергәләшеп кенә хәмер базарында тотрыклылыкны саклап кала алачакбыз”, – дип йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International