Күңел җылысы кирәк

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе карамагындагы территориаль органнар Инвалидлар декадасына багышланган чараларда актив катнашты һәм катнаша. Аларны үткәргәндә, физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, көндәлек тормыштагы батырлыклары белән безне таңга калдырып килүче кешеләрне социаль тормышка җәлеп итү, инициативалы һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу мөмкинлеге барлыкка килә. Мәсәлән, Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре түбәндәге чараларда катнашып, бу эшкә үзләреннән саллы өлеш кертте:

7 декабрьдә Чирмешәндә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда физик мөмкинлекләре чикләнгән Лашман авылы кызы Алсу Гыймранова күргәзмәсе эшли башлады. Музей әлеге күргәзмәне инвалидлар декадасы кысаларында районның инвалидлар җәмгыяте белән берлектә оештырды. Бу көнне әлеге мәдәният учагына Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә чакырылган иде. “Мемориаль үзәк” экскурсоводы аларга Мемориалның экспозиция заллары буенча экскурсия оештырды. Теләгендә булганнар Түбән Кама территориаль орган белгеченә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте;

эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә “Күңел җылысы белән” дигән бәйрәм концертында катнашты, шуннан соң чарага җыелган халык кулланучылар хокуклары турында мәгълүматлар тыңлады;

Зәйдә А.Р. Гыйләҗев (инвалид) янына барып кайту оештырылды, аңа товарда (бу очракта – батареяләрдә) кимчелек ачыклану мәсьәләсе буенча консультация бирелде, шулай ук сатучы исеменә претензия язуга ярдәм ителде.

Белгечләребез барлык чараларда халыкка мәгълүмати материаллар өләште.

 Әйе, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә яши. Инвалидлар декадасы исә нәкъ менә шундый кешеләргә игътибарлы, рәхим-шәфкатьле, кайгыртучан һәм ярдәмчел булу зарурилыгы турында тагын бер кат безнең һәркайсыбызның исенә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International