«Крутушка» санаторие хезмәткәрләре һәм анда ял итүчеләр белән очрашу

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Халыкара инвалидлар көне 2017 елның 3 декабрендә билгеләп үтелде. Әмма бу датага багышланган чаралар бөтен декабрь ае диярлек дәвам итә. Аларда физик, сенсор, акыл ягы яки психик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Чараларга сәламәтлеге чикле кешеләрне җәмгыять һәм тулаем дәүләтне үстерүгә җәлеп итү мәсьәләсенә битараф булмаганнар кушыла.

Бәйрәмнең максаты – халыкның игътибарын эшкә сәләтен югалткан кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен һәм намусын, җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлеген  яклау.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында “Крутушка” санаторие хезмәткәрләре һәм анда ял итүчеләр белән очрашты.  Шулай итеп, санаторийдә сәламәтлекләрен ныгытучы инвалидлар, пенсионерларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон мәсьәләләре аңлатылды.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җиңел генә телдә бәян ителде.

Моннан тыш претензияләр кую ысуллары һәм тәртибенә, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыруга, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүгә бәйле хәлләрне карап тикшергәндә кулланучылар хокуклары һәм ирекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

 Берочтан формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыккан сыйфатлы товарны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләсе дә яктыртылды.

Белгечебез үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына сөйләп үтте.

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкаруда теге яки бу кимчелекләрне ачыклауга бәйле мәсьәләләр килеп туганда Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде, биредә хезмәткәрләребезнең әлеге мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торулары искәртелде.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International