Чара, куллану базарында низаглы хәлләрне булдырмас өчен, ә мондый хәлләр килеп чыккан очракларда – мәсьәләләрне закон нигезендә хәл кылу өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Үзәккә килүчеләр кулланучылар хокуклары белән таныштырылды, аерым алганда, сыйфатсыз товар сатып алганда – сатучыга, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә (эш сыйфатсыз башкарылганда) – хезмәт күрсәтүчегә (эш башкаручы) нинди таләпләр куярга икәнен; яраклылык срогы чыккан товар сатып алырга туры килгәндә, пластик тәрәзәләр начар урнаштырылганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белде. Территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп үтелде. Товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда һәм сыйфатлы товарны башкасына алыштырганда кулланучыларның гамәлләре эзлеклелеге аңлатылды. Әңгәмә барышында чарада катнашучылар үзләрен борчыган сорауларын бирде. Аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә тулы җаваплар ирештерелде.
Шулай ук үзәккә килгән халыкка “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы турында да сөйләп үтелде.
Чара буклетлар рәвешендәге белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннарын һәм бүлек реквизитлары урын алган визиткалар өләшү белән үрелеп барды.