Чыршы уенчыкларын сайлыйбыз

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Чыршы уенчыкларын ничек сайлап алырга? Әлеге сорауга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Шаһидуллин Марсель Тәлгат улы җавап бирергә булды.

Теләсә кайсы товарны дөрес итеп сайлап алу максатына ирешү сәүдә оешмасын сайлаудан башлана. Товар сатып алганчы, сатучы турында белешергә кирәк. Юкса сатучы турында кирәкле мәгълүматларның булмавы кулланучыны законлы таләпләрен куюдан мәхрүм итәргә мөмкин.

Иң элек шуны истә тоту шарт: чыршы гирляндалары һәм пиротехникадан тыш, Яңа ел товарлары мәҗбүри төстә сертификацияләнелми. Шуңа күрә Яңа ел ассортименты товарларын, шул исәптән чыршы уенчыкларын сайлаганда, аларның маркировкасын аерым игътибар үзәгенә алу кирәк. Товарның маркировкасы төрелмә-савытында, этикеткасында, товарга кушып бирелә торган вкладыш-кәгазендә урнаштырыла яки гамәлдәге законнар нигезендә башка ысуллар белән кулланучылар игътибарына җиткерелә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы (алга таба – Закон) нигезендә, сатучы җиңел генә формада һәм күренеп торган урында сатып алучыга түбәндәге мәгълүматларны җиткерергә тиеш: товарның сумнардагы бәясен, аннан имин файдалану шартларын, төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматларны һ.б.

Карагыз: товар төрелмәсе-савытын гына түгел, эчендәге уенчыгын да – рәсемнәрендә буяулары агып төшмәскә, һава кереп калган булмаска тиеш.

Исе: көчле химия исен таратуы товарның сәламәтлек өчен зыянлы булуын һәм аны сатып алмауның хәерлерәк булуын аңлата. Көчле исле уенчык балага бернинди дә сөенеч-шатлык өстәми.

Тотып карагыз: уенчыкны кул белән сыйпап карагыз – сыйфатлы товарда ялтыравыклары яисә буявы коелып төшмәячәк.

Чыршы уенчыгы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча үзегезгә яраксыз булып чыккан очракта, сез Законның 25 статьясы нигезендә, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны сатып җибәргән сатучыдан шундый ук башка товарга алыштыра аласыз.

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар түбәндәге очракларда башкасына алыштырып бирелә: әлеге товар кулланылышта булмаганда, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбасы, фабрика ярлыклары сакланганда, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә товарга түләнгәнлекне раслаган документы сакланганда. Товар чегы яки касса чегы яисә товарга түләгәнлекне раслаган башка документы булмаганда, кулланучы шаһит күрсәтмәләренә таяна ала.

Кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны башкасына алыштыруга хокуклы (Законның 25 статьясы).

Законның 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, сатучы алар турында алдан кисәтеп куймаган булса, кулланучы, үз теләгенә карап, түбәндәгеләр арасыннан берсен таләп итүгә хокуклы:

  • шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикулдагы) башка товарга алыштыруны таләп итүгә;
  • сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель һәм (яки) артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итүгә;
  • сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итүгә;
  • товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итүгә;
  • сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итүгә. Кулланучы сатучы таләбе белән һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы үзенә сыйфатсыз товар сатылу аркасында китерелгән кимчелекләрне тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Зыян бу Законда кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда каплана.

Яшел “гүзәлкәй” өчен сайлап алынган товарларыгызның үзегезне һәм якыннарыгызны фәкать мөкиббән китерүенә өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International