Акция кибетләр һәм супермаркетларның сәүдә залларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләрне үз эченә алган буклетлар урнаштырып-таратып чыгудан гыйбарәт. Мәгълүмати материаллар кассалар тирәсенә күренеп торган урыннарга урнаштырылачак. Шулай итеп, кибеткә килүчеләр берочтан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетларга да ия булып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар табачак.