Агымдагы елның декабрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең 17 нче үзәк китапханәсенә 500ләп “файдалы әдәбият” калдырып китте.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә иң гади әйберләр белән танышу Казан халкына кулланучы буларак үз хокукларын әйбәтрәк белү генә түгел, бәлки әле бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракларда дөрес гамәлләр кылу мөмкинлеге дә бирәчәк.
Товар сатучылар (җитештерүчеләр) һәм эш башкаручылар (хезмәт күрсәтүчеләр) белән алдан ук белеп сөйләшкән һәм белеп эшләгән очракта бәхәсле хәлләр килеп чыкмаячак диярлек бит!