Кабул итү барышында 6 кеше үзләрен борчыган сорауларына тулы, төпле җаваплар ишетте. Сораулар темаларының яртысыннан артыграгы кулланучылар хокукларын яклау темасына, тагын шуның кадәр үк чамасы хәмер базарына кагылышлы булды. Халык белән аралашу барышында ачыкланганча, иң “авырткан” мәсьәләләрнең берсе – хәмер базары өлкәсендә закон базасы нигезләренең булмавы.